Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск районының бер авылында законсыз әйләнештән алкоголь алганнар

Дәүләт Алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә,  Лениногорск эчке эшләр бүлегенең материалларына караганда, районның Вәли поселогында шәхси гаражда законсыз рәвештә алкоголь продукциясе саклану очрагына тап булганнар.



Продукциядә махсус федераль маркалар булмый. Аерым алганда, 0,5 литр күләмендә 20шәр шешәле ике тартмада “Гжелка” аракысы табыла, 0,5 литр күләмендә 20шәр шешәле алты тартмада “Родники Сибири” аракысы, 5 литрлы шешәдә 20 шешә спирт сыекчасы, тагын 10 литрлы ике канистрада спирт сыекчасы табыла.

Законсыз әйләнештән барлыгы 202,5 литр алкоголь һәм спирт сыекчасы алына. Административ эзләү эше кузгатылган, продукция үрнәкләре экспертизага Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән.

Фото: Дәүләт Алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев