Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск шәһәр прокуратурасы карарын үтәмәгән эшмәкәргә карата административ җинаять эше кузгатты

Кибеттә әйбер сайлаганда без аны бәясеннән, ассортиментның күплегеннән һәм сатучының әдәплелегеннән чыгып, карап алабыз. Ә бу сату ноктасындагы гигиена таләпләре турында без соңгы чиратта гына уйланабыз. Чөнки без алып сатарларга ышанабыз, алар үз клиентларын хөрмәт итәргә тиеш дип уйлыйбыз.


Әмма бу алай түгел икән! Лениногорскида кайбер ит сатучылар үз кәсебе белән шөгыльләнү өчен төрле астыртын эшләргә  баралар икән. Тик аларга карата  төрле чаралар үткәрүче кешеләр бар шул.

Лениногорск шәһәр прокуратурасы карарын үтәмәгән эшмәкәргә карата административ җинаять эше кузгатты. 2019 елның сентябрендә прокуратура тарафыннан законнар үтәлү буенча бер ит кибете тикшерелә. Тикшерү барышында кибеттә санитар-эпидемиология нормалары үтәлмәве ачыклана, сатучыларның медицина кенәгәләрендә табибларның эшкә яраклык турындагы белешмәләре дә юк. Моннан тыш кибеттә дезинфекция һәм дератизация үткәрелмәве дә ачыклана.


Тикшерү нәтиҗәсендә эшмәкәргә хаталарны бер айда төзәтергә һәм прокуратурага үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат тапшырырга дип карар чыгарыла. Ләкин бер айдан соң прокуратурага акт тапшырылмый, закон бозылу туктатылмый.
Эшмәкәргә карата административ җинаять эше кузгатылды һәм судка җибәрелде.


Илнар Мортазин,  Лениногорск шәһәренең прокурор ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев