Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск шәһәр суды браконьерлык белән шөгыльләнүчегә хөкем карары чыгарды

Форель - кыйммәтле балык, кибет киштәләрендә аның 150 граммы да ат бәясе. Нәзәкатьле ризык яратучы Азнакай кешесе әлеге мәсьәләне үзенчә җайлы гына чишәргә уйлаган.

Гади кармакка  электромонтер осталыгы белән  кирәкле җайланмалар беркетеп электрокармак ясаган. Ямьле  бер көндә Лениногорскиның Сугышлы белән Кузайкино авыллары арасында агучы Шушмага балыкка килгән.

Бу форель балыгының уелдык чәчә торган вакыты булганга, 25 нче апрельдән 4 нче июньгә кадәр елгадан балык тоту закон тарафыннан катгый тыелса да, 51 яшьлек  балыкчы моңа әһәмият бирмәгән. Ул 2 сәгать эчендә елгадан электр кармагы белән 95 форель балыгы тартып чыгарган.  Балыкны каптыруын- каптырган, әмма көтмәгәндә килеп чыккан балык күзәтчелеге инспекторлары, балыкчыны кармагы-ние һәм  бәясе 185 мең сум дип  исәпләнгән  форель белән бергә эләктереп алган.

Лениногорск шәһәр суды шушы көннәрдә әлеге эшне тикшереп хөкем карары чыгарды.  Судта балыкчы үз гаебен тулысы белән таныды.  Хөкем карары нигезендә, электр кармаклары ясау остасына,  китергән зыянны тулысы белән капларга, 1 еллык төзәтү эшләрендә  инде башка эшләр белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Ә эшләгән хезмәт хакының 10%ы дәүләт файдасына  тотылачак. Әлегә ул матди зыянның 30 мең сумын гына кайтара алган, калган өлешен шулай ук хезмәт хакыннан алып калачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев