Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск үсмерләре автомобиль урлап, кеше кыйнап йөргән, суд бу эшләргә нокта куйды

Лениногорск суды автомобиль урлаган, кеше сәламәтлегенә көчле зыян салган һәм чит кешенең банк картасыннан акча урлауда гаепләнгән ике үсмергә хөкем карары чыгарды.


Моннан беркадәр вакыт элек, алар шәһәр урамында йөргәндә бер йортның ишегалдына куелган машинаны урлап киткәннәр, урланган машинада шәһәр урамнарын әйләнгәннән соң, аны кая теләсәләр,шунда ташлап калдырып киткәннәр.

Икенче көнне алар, элек  үзләренә яхшы таныш егетне фатирларына алып кереп, бер сәбәпсез кыйный башлаганнар, аннары урамга алып чыгып, якын –тирәдәге гаражлар артына алып киткәннәр, анда аның  тәненең төрле өлешләренә, шул исәптән башы суга-суга, кыйнауларын  дәвам иткәннәр. Бераздан кыйнаудан аңын югалтткан  егетне кар өстендә калдырып  китеп барганнар.  Егетне урамда кешеләр күреп алып, "Ашыгыч ярдәм" бригадасы чакырган.
Көчләрен кая куярга белмәгән адәм актыклары аркасында  яшь кешенең сәламәтлегенә авыр зыян салынган, ул берничә катлаулы операция кичергән һәм хәзерге вакытта дәвалану уза.

Моннан тыш, җинаятьчеләрнең берсе әтисенең банк картасын урлап чыккан  һәм чит кеше ярдәменнән файдаланып, анда булган акчаларның барысын да үз кирәгенә тотар өчен алган.

Суд утырышында хөкем ителүчеләрнең берсе гаебен тулысынча таныса да, икенчесе автомобильне  урлауда гына катнашы барлыгын белдереп, банк картасыннан акча урлау һәм  кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү гаепләрен кире каккан.

Тикшерү барышында, әлеге җинаять эше буенча китерелгән барлык дәлилләр нигезендә аларның икесенең дә гаепле булуы исбатланды.

Лениногорск суды җинаятьчеләрне 3 ел 6 айга төзәтү колониясенә хөкем итү, шулай ук кеше кыйнау турындагы эпизод буенча, зыян күрүчегә мораль компенсация түләтү турында карар чыгарды.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде һәм Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев