Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск суд приставлары бурычлы ир-атның машинасына арест салганнар

Лениногорск суды тарафыннан 36 яшьлек ир-атның коммуналь хезмәтләр һәм салымнар буенча булган бурычы турындагы эшне каралды.


Лениногорскилының дәүләткә 360 мең сумнан артык бурычы җыелган, тик аның моңа исе китмәгән, бурыч җыюның ахыры ни белән төгәлләнәсен белергә дә теләмәгән булса кирәк.

Суд карары буенча аның мөлкәтенә арест салырга дип хәл ителә. Тик әлеге ир-ат теркәлү адресы буенча яшәмәгән. Суд приставларына аның кайдалыгын ачыкларга кирәк була. Аны ЮХИДИ инспекторлары белән бергә рейд вакытында тоткарлыйлар. Татарстан буенча суд приставлары ир-атның автомобиленә арест салалар. Акт төзегәннән соң, машинаны саклап торырга ир-атка бирәләр, әйе, саклап кына торырга, чөнки аның машинадан кулланырга хокукы булмый.

Машина хуҗасы 10 көн эчендә бурычын түләмәсә, автомобильне сатачаклар һәм сатудан кергән акчаны бурыч түләтергә тотачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев