Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск суды җинаятьчене җиде елга хөкем итте

Лениногорск шәһәр суды, моңа кадәр инде берничә тапкыр җинаять җәзасына тартылган Ш. га карата хөкем карары чыгарды.

Суд каршына басучы саксызлыгы  аркасында,  башка кеше сәламәтлегенә, аның үлеменә китергән  зыян салуда, үтерү белән янауда, кеше кыйнауда  гаепле дип табылды.

Гаепләнүче, бергә спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, үзенең танышы булган Е. га берничә тапкыр нык итеп суга, шуның нәтиҗәсендә Е.ның башы бәрелә һәм ул гомере өзелүгә китергән тән җәрәхәтләре ала.

Әлеге җинаятенә кадәр бер атна  алдарак,   Ш. исерек  хәлдә, элек  бергә яшәгән Х. ханымның өенә килә, аны муеныннан буып пычак белән кизәнә һәм үтерү белән янап кул аркасына пычак белән кадый.

Бу очрактан соң тагын берничә ай үткәч, гаепләнүче янә Х. ның өендә ызгыш чыгара, көнчелек аркасында килеп чыккан  талаш вакытында аның  битенә, башына һәм аяк-кулларына йодрыгы белән  берничә кат суга, Х. көчле физик авыру кичерә, тән җәрәхәтләре ала.

Суд  , зыян күрүчеләрнең, шаһитларның, экспертларның күрсәтмәләренә нигезләнеп,  Ш. ны кылынган җинаятьләрнең барлык эпизодлары буенча да гаепле дип тапты һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә 7 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев