Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск суды сугыш чукмарын егерме мең сум штрафка тартты

Лениногрск шәһәр суды, хезмәт вазыйфаларын башкарган хакимият вәкилен тупас сүзләр белән мәсхәрәләү, аңа карата физик көч куллану һәм аның сәламәтлегенә зыян китерү белән янауда гаепләнүче Б. га карата хөкем карары чыгарды.

Җинаять эше материаллары күрсәткәнчә, Б. исерек хәлдә җәмәгать урынында тәртип бозган, аның кыланышларын күреп торучылар ярдәмгә  полиция хезмәткәрләрен чакырганнар.

  Җәмәгать урынында тәртип урнаштырырга килгән эчке эшләр хезмәткәренә Б. куллары белән селтәнеп яный башлаган, йодрыгы белән сугарга маташкан, мыскыллау, сүгенү сүзләре әйтеп, аның погоннарын тартып өзгән.  Хакимият вәкиле адресына әдәпсез, профессиональ сыйфатларына  һәм кешелек дәрәҗәсенә тап төшерүче сүзләр  әйтеп, кешеләр алдында  мәсхәрәләгән.

Полиция бүлегенә  алып килгәч, Б. административ җаваплылыктан котылып калырга теләп, чыгып  качарга  маташкан.  Үзен тоткарларга теләгән  полиция хезмәткәренең  кулын ишеккә бәреп,  йодрыгы белән җилкәсенә суккан һәм көчле физик авыртуга дучар иткән.

 Билгеле, җинаятьче качып котыла алмаган, шушы көннәрдә аңа суд каршына басарга туры килде.  Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча танып , тәүбә итте,  полиция хезмәткәреннән дә гафу үтенде.

Суд, хөкем каршына баскан Б. ны, РФ Җинаять кодексы 318 нче маддәсенең  1 нче өлешенә караган -гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмган көч куллануда  һәм үзенең  хезмәт  вазыйфаларын башкарган хакимият вәкиленә карата  физик көч куллануда гаепле дип тапты.  Аңа  20000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев