Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск табиблары ялгышы аркасында ир-ат ике аяксыз кала

Лениногорск хастаханәсенең өч табибына карата ачылган җинаять эше судка җибәрелде.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү органнары тарафыннан 67 яшьлек травматология бүлеге мөдире, 37 яшьлек травматолог-ортопед, шулай ук 54 яшьлек анестезиолог-реаниматологка карата ачылган  җинаять эшен тикшерү тәмамланды.

Аларның һәркайсы роленә карап, РФ Җинаять кодексының 118 маддәсенең 2 өлеше (Сәламәтлеккә авыр зыян китерү), РФ Җинаять кодексының  293 маддәсенең 2 өлеше (ваемсызлык) буенча җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның гыйнварында хастаханәнең травмотология бүлегенә аягы сынып, Лениногорск шәһәрендә яшәүче Юрий Тимошенко килә һәм  хастаханәгә салына.

Исерек хәлдәге табиб анестезиолог-реаниматолог операциягә әзерлек барышында пациентта арка мие анестезиясенә булган каршылыкларны ачыкламаган, шулай ук тискәре үсеш рискларына карамастан, аңа берничә тапкыр арка  мие энәсе керткән.

Гаепле табибның  гамәлләре нәтиҗәсендә,  пациентта арка мие некрозы барлыкка килә. Алга таба травматология бүлеге мөдире һәм дәвалаучы табиб – травматолог-ортопед пациентка  «Илизаров» аппаратын урнаштыру буенча операция үткәрәләр.

Берникадәр вакыттан соң ук гаепләнүче табиблар  ир-атта неврология тайпылышлары ачыклыйлар, тик травмотология бүлег мөдире табиб-невролог белән бер тәүлек узгач кына консультацияләр үткәрә, гәрчә моны кичекмәстән эшләргә кирәк булса да.

Тикшерү фикеренчә, гаепләнүчеләрнең уртак гамәлләре пациентның арка мие зарарлануга китергән, пациентның ике аягын да ампутацияләргә туры килгән.

Табиблар җинаять кылудагы үз ялгышлыкларын танымаганнар. Тикшерү нәтиҗәсендә исбатлау мәгълүматлары  җитәрлек җыелган, шуңа бәйле рәвештә, гаепләү карары белән расланган җинаять эше судка тикшерү өчен җибәрелгән.

Шунысын да әйтергә кирәк: пациент – Юрий Тимошенко – хәрби кеше, күпсанлы мактауларга һәм рәхмәт хатларына лаек булган кеше. Тикшерү вакытында тикшерү идарәсе хезмәткәрләре аның проблемасын – шәхси торак урыны булмавын ачыклыйлар. Ул әнисе белән фатир арендалап торган.

Татарстан Тикшерү идарәсе җитәкчелеге Лениногорск администрациясенә мөрәҗәгать итә. Лениногорск җитәкчелеге Юрий Тимошенкога фатир алуда финанс ярдәме күрсәтә. Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре аның фатирына мебель алуда ярдәм итәләр һәм электр белән эшли торган коляска бүләк итәләр.

Чыганак: https://tatarstan.sledcom.ru/news/item/1635241/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев