Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида "Условник» оператив –профилактик операциясе үтә

Операция кабат җинаять кылуны һәм хөкем ителгәннәр тарафыннан хокук бозуларны булдырмый калуга юнәлдерелгән.

Хөкем ителүчеләр барысыда җинаять –башкарма инспекциясендә һәм эчке эшләр бүлегендә исәптә торалар. “Условник” операциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре һәм җинаять – башкарма инспекциясе тарафыннан исәпкә  алынган барлык гражданнар тикшерелә.

Кичен яшьләр гадәт буенча күпләп җыела торган урыннар һәм административ участоклар урап узыла. Әлеге барлык чаралар да, суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне бозуларны ачыклау максатыннан  үткәрелә.

Операция Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең  Татарстан республикасы буенча идарәсенең боерыгы нигезендә уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев