Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида балигъ булмаган яшүсмерләр алты машинаны "чишендергән"

Лениногорскида Росгвардиянең ведомстводан тыш сак наряды ике балигъ булмаган яшүсмерне тоткарлады, алар бер төн эчендә алты автомобильне “чишендергән”.

 


13 февральдән 14енә кадәрге төндә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Куйбышев урамындагы йортларның берсеннән бер хатын-кыз шалтырата. Ул ишегалдында торучы Лада гранта машинасын ике чит кеше ачарга маташуларын хәбәр итә. Машина безнең күршеләрнеке, ди.  Хатын-кыз транспорт чарасының маркасын да хокук сакчыларына әйтә. Әлеге мәгълүмат патрульлек итүче территориаль экипажга да тапшырыла.

Росгвардиячеләр тиз арада вакыйга урынына кузгала. Йорт ишегалдына килеп җиткәч, теге хатын-кыз әйткән машина янында кайнашучы егетләрне күрәләр. Берсен шунда ук тоталар. Икенчесе качарга омтыла, ләкин соңыннан аны да тоталар.
Әлеге гражданнар яшүсмерләр булып чыга, алар 2005 һәм 2007 елгылар. Өлкәнрәге элек тә хөкем ителгән булган.

Алар әйтүенчә, машинаның арткы ишеген ачып, машина эченә керәләр. Аннан машина хуҗасының шәхси әйберләрен урлыйлар.
Росгвардиячеләр караклардан акча янчыгын алалар, анда 15 мең сум була, караклар тагын машина хуҗасының документларын, башка шәхси әйберләрен дә эләктергән булганнар. Сумкаларында тагын берничә автомагнитола, машина йөртү хокукы документлары да була.
Гаеплеләрне полициянең балигъ булмаганнар эше буенча инспекторларына тапшыралар. Тикшерү вакытында шушы төн эчендә тагын 5 машинадан әйберләр урлаганнары ачыклана.

Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев