Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида бер кыз пычак белән янап, 85 яшьлек әбине талаган

Тикшерүчеләр “Талау” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.

 

Лениногорскида бер кыз 85 яшьлек әбинең алтын алкасы һәм чылбырын, шулай ук акчасын талаган. Зыян күргән әби полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Пенсионер әйтүенчә, ишегалдындагы эскәмиядә ял итеп утырганда, янына ниндидер бер кыз килеп, подъезд ишеген ачуын сораган. Әби каршы килмәгән. Подъездга бергә кергәннәр. Әби фатирына таба борылгач, аркасына сугудан аз гына егылып китмичә калган. Шуннан кыз, пычак белән янап, әбине 2 мең сум акчасыннан мәхрүм иткән дә алтын әйберләрен салдырып качкан.

Һөҗүм итүчене тоткарлаганнар. Аның 27 яшьтә булуы, шушы шәһәрдә яшәве ачыкланган. Юньсез кыз үзе хокук саклау органнарына белдергәнчә, таланган акчаны хәмергә тоткан, ә кыйммәтле бизәнү әйберләрен югалткан. Тикшерүчеләр “Талау” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзер ул – сак астында.

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X