Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида дәүләт автоинспекторлары таксиларны тикшерә

Лениногорскида ЮХИДИ инспекторлары такси хезмәте күрсәтүчеләрне тикшерү буенча профилактик рейд үткәрә.

Таксистлар ягыннан хокук бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән рейд 2 нче декабрьдән алып 10 нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Пассажирлар йөртү өчен таксида эшләүчеләрнең  махсус документлары  булырга  тиеш.

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан таксида эшләргә рөхсәте булмаган алты машина йөртүче  ачыкланган, алар  административ  җаваплылыкка тартылган. Ә бер  таксистның  хәтта машина йөртү хокукыннан  мәхрүм ителгән булуы  ачыкланган. Дүрт  машинадан законсыз рәвештә куелган такси фонаре  алынган. Профилактика рейды дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев