Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида яшәүче хатын-кыз ялган инвестиция компаниясенә 1 миллион 700 мең сум акча керткән

52 яшьлек ханым җыйган акчаларын арттырырга теләп, мошенниклар капкынына эләккән.


Ул, интернетта инвестицияләр ярдәмендә акчаларын арттыру мөмкинлеге турында реклама күргәч, гариза калдырырга карар иткән. Шул ук көнне, инвестицияләү нәтиҗәсендә бик күп керем вәгъдә итүчеләр аңа үзләре шалтыратып, табыш алу схемасы турында сөйләгәннәр.

Әңгәмәдәшләре ханымның телефонына тиешле программа тәэминаты урнаштырырга һәм биржа сайтларында теркәлергә кирәклеген аңлатканнар.  Шулай ук беренчел взносны күчерергә дә күндергәннәр. Кыска гына манипуляцияләрдән соң, мошенниклар ханымның исәбендәге акчаларның артуын күрсәткәннәр. Сумманы тагы да арттыра төшү өчен тагын берничә йөз мең сум кертергә тәкъдим иткәннәр.

Чын инвестиция компаниясе белән эш итәм дип ышанган ханым, мошенникларга  1 миллион 700 мең сумга якын акча  күчергән. Акчаларның бер өлешен хәтта кредитка алган булган. Башта ул 70 мең сумлап акчасын кире чыгара алган, әмма керем алу шушы суммада тукталып калган. Хәзерге вакытта шәхси кабинеты блокировкага куелган. Зыян күрүче хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бу факт буенча РФ Җинаять Кодексының  159 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча, җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев