Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида велосипедлар урлый башладылар

Лениногорскида Шашин проспектындагы күп катлы йортларның берсендә яшәүче ике күршенең берьюлы велосипедларын сорамыйча гына алып киткәннәр. Гади итеп әйткәндә-урлаганнар.

Югалтуга дучар булучылар,  һәркайсы сигезәр мең сумлык  велосипедларын инде күптәннән подьезд мәйданчыгында, бернинди саклык чаралары кулланмый гына калдыра торган булган.

Әмма көннәрдән- бер көнне велосипедлар подьездан юкка чыккан.  Зыян күрүчеләр полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Оператив эзләнүләр барышында подьезд ишеге башына куелган видеоязмаларны да караганнар. Аннан күренгәнчә, велосипедларны таныш булмаган ир кеше бер-бер артлы подьездан алып чыккан да билгесез юнәлештә китеп барган.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре каракның кем булуын кыска вакыт эчендә ачыклаганнар. Ул элегрәк инде хөкемгә тартылган 28 яшьлек  Лениногорскида яшәүче кеше булып чыккан. Ул үзенең гаебен таныган, велосипедларны җиңел кәсеп белән акча эшләргә теләп урлаганын әйткән. Кылган эше өчен аңа әлбәттә җавап тотарга туры килгән.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев