Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида яшәүче 60 яшьлек ханым үз акчаларыннан колак кага

Аны беркатлылыгы харап итә:

алдан алынган дарулар өчен компенсация түлиләр дигән сүзгә ышана.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә мошенниклар корбаны булган ханым мөрәҗәгать итеп, хәлне сөйләп бирә. Аңа таныш булмаган ир-ат шалтырата, үзен Мәскәү суды кураторы итеп таныштыра. “Узган ел сез интернет аша дару сатып алырга теләгән идегез, ул сайт алдакчы булып чыкты, хәзер сезгә компенсация тиеш”, - дип хәбәр итә. Компенсациянең күләме дә шактый икән – 450 мең сум. Имеш, ул акчаны банк күчерәчәк, тик күчерер өчен комиссия бәясен түләргә кирәк.

Әлеге ханым алдакчының сөйләвенә ышана, “комиссия” бәясен – 25 мең сумны таныш булмаган кешеләргә күчерә. Алдакчылар аңардан банк карточкасы реквизитларын да сорыйлар, янәсе шунда акчаны күчерәчәкләр. Теге ханым реквизитларны алырга дип банк бүлекчәсенә китә. Аңа шунда мошенниклар корбаны булуын хәбәр итәләр.

Хәзерге вакытта мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган, оператив-эзләү чаралары алып барыла.
Онытмагыз. Дару препаратлары яки биологик актив өстәмәләр өчен компенсация – иң еш алдау очрагы.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев