Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида яшәүче эшмәкәр арзан бәягә ягулык сатып алганда алдана

Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә алдашу буенча гариза белән 43 яшьлек шәхси эшмәкәр мөрәҗәгать итә.


Эшмәкәргә таныш булмаган ир-ат шалтырата һәм литры 30 сумга дизель ягулыгы тәкъдим итә. Номерны элек автотранспорт сату турындагы сайттан алдым, дип әйтә. Бу тәкъдим отышлы тоела һәм эшмәкәр 30 куб ягулыкка заказ биргән.
Билгеләнгән вакытта ягулыкны алып киләләр, эшмәкәр 890 мең акчасын сатучы счетына күчерә, товар өчен  түли.  Ләкин бензовоз йөртүче акча  алмадым дип әйтә, ә акчасыз товарны бирмим ди. Ә акча күчерелгән  сатучы исә элемтәгә чыкмый.


Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Эчке эшләр бүлеге шәһәр һәм район халкын игътибарлы булырга һәм телефон аша  мошенникларның алдануына ышанмаска өнди.

Алдашуның схемасы гади генә:  мошенниклар базар бәясеннән арзанрак бәягә яхшы сыйфатлы ягулык тәкъдим итәләр. Клиент ризалаша. Алдашучылар  клиент исеменнән поставщик белән сөйләшәләр.  Ләкин акча түләгәндә клиент үзе дә белмичә арадашчы-алдакчыга гына түли . Анысы исә акчаны ала һәм юкка чыга. Ә товарны китерүче, акча алмыйча, кире бензовозны алып китә. Ә клиент товарсыз да, акчасыз да кала.


Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев