Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида яшәүче әти-әнисеннән ноутбук урлаган өчен шартлы рәвештә бер ел алган

Җинаять кылган вакытта 32 яшьлек ир исерек була.

Лениногорскида яшәүче ир-ат әти-әнисеннән ноутбук урлаган өчен шартлы рәвештә бер елга хөкем ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Судта узган елның 8 ноябрендә 32 яшьлек ир-атның, Лениногорскида әти-әнисе фатирында булганда, 15 мең сумлык ноутбук урлавы ачыкланган. Аннары ул аны ломбардка салган», – дип ачыклык кертте Руслан Галиев.

Ир үз гаебен тулысынча таныган, тик зыянны капламаган. Суд аны «Урлау» маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан һәм 1 ел да һәм 2 айга сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә җәза билгеләгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/18/181095/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев