Лениногорскида яшәүченең машинасын сорамый гына алып торган Казан кешесе хөкем алдына басты
Лениногорск шәһәр суды Казаннан безнең якларга килеп чыккан автомобиль карагының эшен карады.
Закон каршына басучы үзе әйкәнчә, аның машинаны бөтенләй урлап качарга нияте булмаган, бары тик районның бер авылына гына барып килергә җыенган.
Бу җинаять эше буенча тупланган материаллар күрсәткәнчә, башкала кунагы З. төнлә шәһәрнең бер ишегалды аркылы үтеп чыгып барганда, пассажир утыра торган яктан ишеге бикләнмичә калган җиңел машинага тап булган. Районның бер аылына тиз генә барып килергә җыенган З. өчен бу бик җайлы ысул булып тоелган. Ул тиз генә автомобильнең пассажир урынына кереп утырган, аннан руль артына күчкән. Инде бер кат шуңа охшашлы җинаять өчен җавапка тартылган хокук бозучыга, машинаны хәрәкәткә китерү катлаулы булмаган. З. җайлы гына чит кеше машинасына утырып үзе теләгән якка китеп барган.
Әмма олы юлга чыккач, ул машина белән идарә итүне югалтып юл кырыена төшеп киткән. Кире юлга менә алмагач, машинаның дәүләт номерларын салдырып үзе белән алган да, өенә кайтып киткән. Шушындый җинаятьне кабаттан эшләгән З. өстәвенә машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән булган. Судта ул үз гаебен тулысы белән танып, кылган эше өчен үкенүен белдергән.
Суд, җинаять өчен хөкем карары чыгарганда, аның шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү чорында эшләнүен Һәм рецидив булуын исәпкә алды.
Хокук бозучыны 2 еллык сынау срогы белән шартлы рәвештә2 елга ирегеннән чикләде. Шулай ук З.га автомобиль хуҗасына китергән матди зыянны да түләргә туры килде.
Лениногорск шәһәр суды матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев