Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида яшәүчене үз туганы хөкем каршына бастыра язган

Бөгелмәдә яшәүче яшь кенә ханым, Яңа ел алдыннан чит кеше документлары белән минизайм алган. Әмма эзенә тиз төшкәннәр.

Бәйрәм алдыннан Лениногорскида яшәүче әнисе һәм аның бертуган абыйсына кунакка килгән. Бергә җыелышкач якынлашып килүче ел хөрмәтенә чәкәшеп эчеп тә куйганнар, билгеле. Бераздан туганнар ял итеп алырга дип кайсы - кая таралышкан. Бөгелмәдән килгән кунак, үзенең ялгыз калуыннан файдаланып,  телефоныннан кредит оешмасы сайтына кергән.  Тыелып кала алмыйча, агасының паспортын табып алган һәм 3 мең кредит рәсмиләштергән. Әлеге займны 21 көннән кире кайтарып бирергә тиеш булган.  Ханым акчаларны алып үз кирәгенә тоткан. Инде берничә тапкыр хөкем ителгән, наркологиядә исәптә торган ханымның микрозайм  оешмасына акчаны кире кайтару исәбендә дә булмаган.

Ә менә абыйсының телефонына  акча сорап  шалтырата башлаганнар. Кредит турында берни дә белмәгән ир кеше, хакыйкатьне ачыклау өчен полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Полиция хезмәткәрләре аның эзенә бик тиз төшкән, чөнки ханым инде элек тә кырын эшләре белән күзгә чалынган булган. Өстәвенә наркотик матдәләр белән мавыга башлаган.  Кылган эше турында үзе сөйләп биргән.

Шушы көннәрдә генә Лениногорск шәһәр суды аңа карата хөкем карары чыгарды. Мошенниклык статьясы буенча ул шартлы рәвештә, ике ел сынау вакыты белән, бер елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Лениногорск суды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев