Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы алдарлар корбаны булган, акчаларыннан колак каккан

Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 32 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә,

Ул алдарлар тозагына эләгүен хәбәр итә.

Гариза бирүченең телефонына, янәсе, банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәреннән шалтырату килгән. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, мошенниклар банк карталарыннан акча алырга омтылганнар һәм аларны блокировкалау өчен смс-кодларны атарга кирәклеген аңлаталар. 

Тик хатын-кыз кодны әйтүдән баш тарта. Шуннан соң аңа үзен полиция хезмәткәре дип таныткан кеше шалтырата. Һәм аңа бу гамәлләрне кылырга кирәклеген ныклап аңлата. Лениногорскилы ул әйткән эшләрне башкара һәм 40 мең  сум тирәсе акчасыннан колак кага. 

Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр. Җинаять эше кузгатылды.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев