Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы автомобиль отам дип акчасыз калган

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 35 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итеп, мошенниклар корбаны булуын хәбәр итә.


Ир-ат популяр социаль челтәрдә автомобиль һәм акча уйнату рекламасын күрә. Кызыгып китә дә сылтама аша керә һәм өченче тапкыр керүендә 3  мең 60 доллар акча “ота”. Әлеге отышны алу өчен банк картасы реквизитларын һәм картаның икенче ягындагы өч цифрны күрсәтергә, шулай ук янәсе документлар рәсмиләштерү өчен, комиссия түләве өчен бераз акча күчерергә кирәк була.

Ир-атның отышны алу теләге шулкадәр көчле була, күрәсең. Хәтта аны карта реквизитларын сорау да шикләндермәгән, нәтиҗәдә ул 10 мең сумнан артык акча күчерә. Отышны көтеп-көтеп тә килмәгәч, ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев