Лениногорскилы ялган документлар белән субсидия алган
Лениногорскида яшәүче яшь кеше, кече эшмәкәрлек өчен дәүләт тарафыннан ярдәм буларак бирелгән акчаларны башка юнәлештә файдаланган өчен суд каршына басты.
Россия Федерациясе Җинаять кодексы 159.2 маддәсенең 3 өлеше буенча, 20 яшьлек С. зур күләмдә түләүләр алганда караклык кылуда гаепләнгән.
Тикшерү материаллары күрсәткәнчә, гаепләнүче 2023 ел башында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск районы социаль яклау бүлегенә, чәчтараш хезмәте күрсәтү өчен җиһазлар, эш кораллары һәм бу эш өчен кирәкле чимал сатып алуга дәүләт ярдәме күрсәтү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Яшь кешенең нияте изге булуга ышаныч белдереп, аңа «Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проектының «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 350 мең сум күләмендә субсидия бирелгән.
Зур күләмдә акча кулына кергәч, ул акчаларны үз кирәгенә тоткан, ә социаль яклау бүлегенә эш кирәк-яраклары һәм җиһазлары сатып алуы турында ялган документлар тапшырган.
Әмма С. иртәрәк сөенгән булып чыккан, яшь кешенең кыңгыр эше бик тиз ачыкланган. Хөкем каршына баскач ул үз гаебен аңлавын һәм үкенүен белдергән.
Лениногорск суды аны җинаять кылуда гаепле дип таныды, С.ка 50 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде, әлбәттә, субсидия акчалары да кире кайтарылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев