Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы игълан тапшырганда мошенниклар корбаны була

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 42 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итә. Ул мошенник корбаны булуы хакында сөйли.


Хәл болай була: лениногорскилы хатын-кыз популяр сайтларның берсендә логопед хезмәте күрсәтүе турында игълан бирә. Аның игъланы буенча бер ир-ат шалтырата һәм үзенең читтә булуын, ә баланы әбисе йөртәчәк дип әйтә.

Логопед хезмәте өчен ир-ат хәзер үк түләргә әзер булуын, акчаны банк картасына күчерәчәген хәбәр итә . Тикакча күчергәндә бераз проблема килеп чыга һәм ир-ат хатын-кыздан банк картасының номерын, кодын сорый. Тик акча гына картага күчми. Шуннан соң хатын-кыз банк картасында үзенең 2 мең сум акчасы юкка чыгуын ачыклый.

Ул шунда мошенник корбаны булуын аңлап, тизрәк банкның “кайнар линиясенә” шалтырата һәм банкта аның исеменнән кредит рәсмиләштерүгә берничә гариза килгәне билгеле була. Аның картасыннан башка билгесез счетка акча күчмәс өчен банк картаны блокировкалый, шулай итеп кенә зур зыянны булдырмый калалар. Лениногорскилы хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге кисәтә: чит кешегә банк реквизитларын, бигрәк тә кодларны әйтергә ярамый. СМС-хәбәр итеп килгән кодларны да расларга кирәкми. Ниндидер вәгъдәләргә дә, хәбәрләргә дә тиз генә ышанырга түгел.

 

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев