Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы ханым "банк бүләге"нә кызыгып, акчасыннан колак каккан

Лениногорскида яшәүче 58 яшьлек хатын-кыз банк юбилее хөрмәтенә тәкъдим ителгән акчаны алам дип, үз акчаларыннан колак каккан.



Хатын-кыз социаль челтәрдә танышыннан банк юбилее уңаеннан 5 мең сум күләмендә акча бирү турында хәбәр ала. Әле акчаны алу өчен карта номеры, картаның икенче ягындагы өч цифр һәм парольләрне танышына җибәрергә кирәк була. Танышы аңа 5 мең сум түләүне вәгъдә итә. Имеш, банк юбилее уңаеннан менә шундый бүләк ясый, син бу акчалата бүләкне алырга мөмкинсең дип, теге хатын-кызны ышандырган күрәсең.

Хатын-кыз карта реквизитларының барысын да хәбәр итә, аннан соң гына танышына шалтыратырга була. Бактың исә, танышы аңа бернинди хәбәр юлламаган, бернәрсә җибәрмәгән, социаль челтәрдә аның “бите” “ватылган” (взломана).

58 яшьлек хатын-кыз мошенниклар тозагына эләгүен аңлый. Полициягә мөрәҗәгать итә. Китерелгән зыян күләме – 24 мең сум. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев