Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы ханым дәвалау өчен тотылган акчаны кайтарырга тиеш

Лениногорск суды, шушы көннәрдә, зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтүгә тотылган акчаларны каплау турында шәһәр прокуроры дәгъвасы буенча гражданлык эшен карады.

Эш материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче М. белән аның өйдәше Л. арасында низаг килеп чыккан. Бәхәс барышында М., аңлы рәвештә кулына пычак алып ир кешегә кадаган. Зыян күрүче тән җәрәхәте алган һәм көчле физик авыртуга дучар ителгән. Ир кешегә стационар медицина ярдәме таләп ителгән, ул хастаханәдә дәваланган.  Дәвалау мәҗбүри медицина иминияте акчалары хисабына булган һәм аның гомуми бәясе 50808 сумга төшкән.

Әмма гашыйклар бер-берсе белән талашып – юанышалар гына дигәндәй, бу очракта да шулай килеп чыккан, бер түбә астында яшәүче ир белән хатын бераздан татуланышканнар. М. ханыма карата кузгатылган җинаять эше, аларның үзара килешүе сәбәпле, туктатылган. Әлбәттә инде, М. үзенең гаебе аркасында зыян күргән өйдәшен дәвалау өчен тотылган акчаны, закон таләп иткәнчә дәүләткә кайтарып бирергә тиешлеге турында онытып җибәргән.

Җавап бирүче  М. ханым суд утырышына  да килмәгән, килмәүенең сәбәпләре турында хәбәр дә итмәгән. Эш аның үзеннән башка гына каралган.

Суд Лениногорск шәһәр прокуроры дәгъвасын тулысы белән канәгатьләндерде. Җавап бирүчедән,  зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтүгә тотылган акчаны, шулай ук Лениногорск муниципаль районы бюджетына дәүләт пошлинасын түләтү турында карар чыгарды.тик зыянны

Карар әлегә законлы көченә кермәде һәм Татарстан Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев