Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы хатынының хыянәте өчен аны үтергәнче кыйнаган

Лениногорскида яшәүче берәү хатынының хыянәте өчен аның чәчен кискән һәм үтергәнче кыйнаган. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитетының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы яза.

Җинаять эше шәһәрнең Җиңүнең 50 еллык урамындагы йортларның берсендә башкарылган. Хатынның үле гәүдәсен  күп санлы җәрәхәтләр һәм башында имгәнүләр белән табалар.

“Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, 37 яшьлек ир-ат командировкадан кайткач, 36 яшьлек хатыны аңа хыянәт иткән дип исәпли. Шуннан соң хатынының чәчен кисә һәм бик нык кыйный. Хатында яшәү билгеләре югалгач, ул хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә”, - дип сөйли Андрей Шептицкий.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/04/24/649199/

фото:pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X