Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы кызыл уылдык алам дип мошенникларга юлыккан

Шушы көннәрдә генә Лениногорскида яшәүче 31 яшьлек ир кеше эчке эшләр бүлегенә үзенең интернет караклары корбаны булуы турында хәбәр иткән.

Зыян күрүченең сүзләре буенча, ул интернет сайтларының бесендә кызыл уылдык сату турында белдерү укыган һәм  сатучылар белән элемтәгә кергән. Ул уылдыкны зур күләмдә алып, берәмләп сатырга ниятләгән булган. Тәэмин итүче белән алар телефон аша килешү төзгәннәр,  килешү буенча лениногорскилы уылдыкның бәясен тулысы белән алдан түләп куярга тиеш булган.  

Товарның кайчан заказ бирүчегә килеп җитәчәге турында да сөйләшкәннәр. Чын  сатучы белән сөйләшүендә бернинди дә  шиге булмаган  ир кеше, телефоннан әйтелгән исәпкә  уылдык өчен 100 мең сум  акча күчереп куйган.

Билгеләнгән вакытка товар килмәгәч, заказчы тәэмин итүчегә янә шалтыратырга уйлаган, әмма  аның телефоны инде блокировкага куелган. Әлеге очрак буенча җинаять  эше кузгатылган, оператив-эзләнүләр  бара.

 

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев