Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы әнисен кыйнап, кабыргаларын сындырган

Әлеге адәм актыгын кеше дип тә булмый, мондый мәрхәмәтсезлек кайдан килгән?


Суд эскәмиясенә 28 яшьлек лениногорскилы утырды. Ул “Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү” маддәсе буенча гаепләнә.

Тикшерү фаразы буенча, әни белән ул арасында бәхәс чыга. Гаепләнүче әйтүенчә, әнисе улын сүз белән рәнҗеткән, янәсе әхлакый травма ясаган. Улы моңа каршы җавап итеп,  йодрыклары белән әнисен кыйный башлаган.

Соңыннан суд-медицина эксперты хатын-кызның 6 кабыргасы сынуын һәм бик күп тән җәрәхәтләре алуын диагнозлый. Әнисе сүзләренчә, улы 20 тапкырдан артык йодрыгы белән суккан.

28 яшьлек лениногорскилы элек тә үзеннән көчсезрәкләргә йодрыкларын уйнаткалаган. Суд аны гаепле дип тапты һәм шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте.

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев