Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы полиция хезмәткәрләрен газ пистолеты белән каршы алган

Хатынының чакыруы буенча ярдәмгә килгән полиция хезмәткәрләрен Лениногорскида яшәүче ир кеше газ пистолеты белән каршы алган. Тикшерүчеләр аңа каршы «хокук саклау органы хезмәткәре тормышына кул сузу " маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре  гаепләнүченең хатыны ярдәм сорап шалтыраткач, аның өенә килгәннәр.  Ханымның сүзләре буенча, 37 яшьлек исерек ир  кеше үзен бик агрессив тоткан, хатынына төрлечә янаган.  Хокук саклаучылар фатирга кергәч, ир  кеше аларга газ пистолетыннан  ике тапкыр аткан.  Полиция хезмәткәрләренең берсе җинаятьченең коралын кулыннан сугып төшергәч, ул пычак алган, аңа  салкын корал белән  янап, селтәнә башлаган.  

Хокук сагында торучыларның икенчесенә газ баллончыгы кулланырга туры килгән. Исерек ир кеше алардан  качып, юыну бүлмәсенә кереп бикләнгән.  

Әмма бераз соңрак полиция хезмәткәрләренең таләбенә буйсынып чыгарга мәҗбүр булган.

Гаепләнүчегә карата РФ Җинаять кодексының «хокук саклау органы хезмәткәре тормышына кул сузу», ягъни хокук саклау органы хезмәткәре, хәрби хезмәткәр, шулай ук аларның якыннарының тормышына кул сузу турындагы 317 маддәсе  буенча җинаять эше кузгатылды.  Закон буенча лениногорскилыга  хәзер унике елдан егерме елга кадәр иректән мәхрүм итү яки гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X