Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы правасыз килеш тагын тотылган

Исереккә диңгез тубыктан, диләр. Үз маҗаралары өчен исерекләр үз сәламәтлеге белән генә түләсәләр, барысы да яхшы булыр иде. Юл хәрәкәтендә алар җәяүлеләрне һәм башка машина йөртүчеләрне куркыныч алдына куялар. Мондый шоферларны хәтта штрафлар да куркытмый.


  Лениногорск шәһәрендә 32 яшьлек машина йөртүчегә карата җинаять эше каралды. Ул исерек килеш руль артына утырган. Суд аны гаепле дип таныды.

Быел 21 майда бу “батыр” транспорт белән исерек килеш хәрәкәт итү өчен административ җаваплылыкка тартылган булган,  аңа 30 мең штраф салынган. Һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Моңа карамастан, ул исерек килеш руль артына утыра һәм быел 17 июньдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Алкоголь исереклеге буенча медицина тикшерүенә шофер ризалашмый. Шофер үз гаебен тулысынча таный. Суд аңа 250 сәгать мәҗбүри эш билгеләде һәм 2,6 елга машина йөртү хокукыннан азат итте. Хөкем карары үз көченә кермәде әле.

 

Рөстәм ЗАРИПОВ,  Лениногорск прокуроры өлкән ярдәмчесе

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев