Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы сайт аша сатып алам дигәндә мошенник корбаны була

38 яшьлек лениногорскилы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә мошенник корбаны булуы турында хәбәр итә.


Ул аңлатканча, сату-алу турындагы бушлай белдерүләр сайтында видеокарта сатылу турында белдерү күрә дә, сатучысы белән килешү төзү буенча элемтәгә керә. Китереп бирүне рәсмиләштерү һәм товарның бәясен түләү өчен теге кеше җибәргән сылтама (ссылка) аша керә, шунда банк реквизитларын да яза. Картадан акча алына, ләкин теге сатучы, ул, әлбәттә, мошенник була, “сбой килеп чыкты, янәдән түләүне башкарырга кирәк”, дип әйтә.

Ир-ат аның сүзен тыңлап, түләүне яңадан башкара, тик картасында җитәрлек акча булмау сәбәпле, операция башкарылмый. Аннан инде ир-ат мошенник ятьмәсенә эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Матди зыян – 11 мең сумнан артык.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге кисәтә: гражданнарга уяулыкны һәм игътибарлыкны югалтырга ярамый. Әгәр сез интернет-сайтлар аша сатып-алулар башкарырга телисез икән, аларның эшләве белән танышыгыз. Сөйләшү шул сайт аша гына башкарыла, ниндидер сылтама аша кереп, мәгълүмат тутырып, банк реквизитларына кадәр язарга кирәкми. Смс-хәбәрдә килгән “код-потверждение”ләрне дә әйтергә ярамый.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев