Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы трактор алам дип, акчасыз калган

«Авито”дан трактор алам дип, лениногорскилы 100 мең сум акчасын югалткан.

 
Трактор алу теләге белән янган 48 яшьлек ир-ат нәтиҗәдә җыйган акчасыннан колак каккан. 13 гыйнварда эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә яшәүче ир-ат мөрәҗәгать иткән. Белдерүләр сайтында трактор сатылу турындагы игъланны күрүе, техник характеристикаларның да, бәясе ягыннан да риза булуы, “сатучы” белән бар шартларны үзара килешеп куйганнары турында җиткерде. 

  
Телефоннан транспорт сатучы өр-яңа диярлек тракторны ашыгыч рәвештә акча кирәк булу сәбәпле бәясен шулай арзан куюын да аңлатып биргән. Шуның өчен 100 мең сум акчаны алдан күчерүне сораган.  Шул рәвешле, ир-ат кушканнарны үтәгән, ләкин шуннан соң җинаятьченең телефон номеры инде эшләмәскә әйләнгән. Мошенниклар кулына эләгүен аңлагач, ул полициягә мөрәҗәгать иткән.  
Әлеге факт буенча хокук сакчылары оператив-эзләү эшләре алып баралар, җинаять эше кузгатылган.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге шәһәр һәм район халкын уяу булырга, телефон мошенниклары кармагына эләкмәскә  чакыра.
Әгәр дә инде сез  мошенниклардан зыян күргән булсагыз, кичектерми полициягә 02, 112 телефоннарына хәбәр итегез.

 

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев