Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы гаебен таныган

7 яшьлек лениногорскилы Галиев (ред.- фамилиясе үзгәртелде), РФ Җинаять кодексының 204 нче маддәсе, 1 нче кисәге буенча җинаять кылуда гаепләнеп, суд аның иреген 1 ел 6 айга чикләү турындагы карар чыгарды. РФ Җинаять кодексының 53 нче маддәсе нигезендә, Галиев Лениногорск шәһәренең махсус тикшерү органнары рөхсәтеннән башка шәһәрдән чыкмаска, яшәү урынын...

7 яшьлек лениногорскилы Галиев (ред.- фамилиясе үзгәртелде), РФ Җинаять кодексының 204 нче маддәсе, 1 нче кисәге буенча җинаять кылуда гаепләнеп, суд аның иреген 1 ел 6 айга чикләү турындагы карар чыгарды.


РФ Җинаять кодексының 53 нче маддәсе нигезендә, Галиев Лениногорск шәһәренең махсус тикшерү органнары рөхсәтеннән башка шәһәрдән чыкмаска, яшәү урынын алыштырмаска тиеш булачак. Моннан тыш, ул айга бер тапкыр әлеге органнарга килеп, теркәлергә дә мәҗбүр.
Нәрсәдә гаепләнә соң ул? Галиев, банктан кредит алу өчен, керем турындагы ялган белешмә бирүен сорап, шәһәрдәге шәхси сак предприятиесе директорына мөрәҗәгать итә. Ярдәм иткән очракта, директорга 1 мең сум күләмендә акча бирергә вәгъдә итә. Предприятие директоры аның "тәкъдиме" белән ризалаша һәм бу турыда полициягә хәбәр итә. Акча тапшырган вакытта Галиев тоткарлана. Судта ул үз гаебен таный, кылган гамәлләре өчен үкенә. Суд карар кабул иткәндә, әлеге үзенчәлекләрне дә искә ала.
Фотосы http:/umagen/yandex.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон