Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыларны канализация люгы капкачы кызыктырган

Канализация люкларының капкачларын урлау шәһәрдә яшәүче барлык кешеләргә кагыла торган проблема.


Соңгы араларда гына да шәһәр урамнарындагы канализация люкларының  дүртесенең капкачын урлап киткәннәр. Степная урамындагы 1 нче һәм Добролюбов урамындагы 9 нчы йортлар янындагы люк капкачлары шул рәвешле юкка чыккан.  Әлбәттә, халыкка хезмәт күрсәтүче коммуналь предприятие  ачык калган канализация коеларын  кичекмәстән яңа капкачлар белән каплап куя. Әмма шунысын онытырга ярамый, угрылар күпчелек төнлә кузгала, караңгы төндә ачык калган коега кем дә булса төшмәс дип тынычланып калып буламы? Юк, булмый, ә бит мондый  очракның төзәтеп булмаслык фаҗига белән тәмамланачагы көн кебек ачык.

“Водоканал” предприятиясе мондый урлашуларның барлык очраклары буенча  эчке эшләр бүлеге белән актив хезмәттәшлек итә, “без капчыкта ятмый” диләр, адым саен видеокамералар эленгән урамнарда мондый угрыларның хокук саклау органнары кулына эләкми калуы шикле. Канализация люгын  урлаган өчен, башка төр урлашулар кебек, җинаять кодексының  158 нче маддәсе буенча ике елга иректән мәхрүм ителү каралган.

Әлеге мәсьәләнең икенче ягы да бар,  металл ватыкларын кабул итү белән шөгыльләнүче оешмаларның  мондый люк капкачларын кабул итәргә хокуклары юк.  Киресенчә, кемдер металлаломга тапшырырга  шундый  әйбер алып килгән очракта, кичекмәстән хокук органнарына хәбәр ителергә тиеш. Шәһәрдә яшәүчеләргә  капкачсыз калган канализация  коеларына тап булганда яки шундый  караклыкны үз күзләре белән күргән очракта, кичекмәстән тиешле оешмаларга  шалтыратырга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев