Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыны мошенниклар алдаган

Лениногорскида 56 яшьлек гражданинны Пенсия фонды хезмәткәрләре дип, мошенниклар алдаган.

56 яшьлек ханымга билгесез кеше шалтыратып, үзен Пенсия фондыннан дип таныштыра. Ул аңа пенсияне яңадан исәпләргә кирәк, компенсация түләнәчәк дип, хәбәр итә. 
Алдакчы телефон аша теге ханымның шәхси мәгълүматын һәм банк реквизитларын сорый, ә корбан булган ханым әйтеп бирә һәм 24 мең сумнан артык акчасыннан колак кага.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Пенсия фонды хезмәткәрләре өйгә дә килми, телефон аша банк реквизитларын да сорамый. Болар – мошенниклар.
Әгәр сезгә шалтыратып, банк картасы турында, код-парольләрне әйтүләрен сорыйлар икән, болар – мошенниклар.

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев