Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилының банк картасыннан акчасын урлаганнар

Полиция бүлегенә Лениногорск шәһәрендә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Билгесез кеше аның банк картасыннан 15 мең акчасын урлаган.


 
Билгесез кешеләр хатынның телефонына банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар һәм аның картасында бонус баллары җыелганлыгы турында әйтәләр. Картаны активацияләү өчен банк картасының реквизитларын сорыйлар. 67 яшьлек хатын ышана һәм картаның номерларын әйтә. Нәтиҗәдә хатынның банк картасыннан 15 мең акча югала. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Полиция хезмәткәрләре халыкны игътибарлы булырга өндиләр, телефоннан сөйләшкәндә сак булыгыз. Мошенниклар төрле сәбәп белән шалтыраталар һәм банк картасының номерларын сорыйлар.

Шуны онытмагыз:  банк хезмәткәрләре клиент турында шәхси мәгълүматны телефон аша сорамыйлар. Әгәр телефоныгызга мондый сорау белән шалтыратсалар, башта банкка шалтыратып белешегез. Сак булыгыз!

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев