Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилының алимент буенча бурычы ярты миллионга җиткән

Ярдәмчесез калган олы яшьтәге әти-әниләре, яисә балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән качып йөрүчеләр юк дип әйтеп булмый. Лениногорск судында, үз баласының ничек көн күрүенә битараф булган 44 яшьлек ир кешенең эше каралды.

Суд тарафыннан, аның  элек тә балигъ булмаган кызына алимент түләмәгән өчен, берничә тапкыр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган булуы ачыкланган.

 Озак вакыт дәвамында бурычлы  ата кеше үз вазыйфаларын үтәмәгән,  эшкә  дә урнашмаган, мәшгульлек үзәгенә дә мөрәҗәгать итмәгән.  Әти буларак балигъ булмаган баласы белән  берничек тә аралашмаган, аның тормышы һәм сәламәтлеге белән  кызыксынып та карамаган. Ә менә хокук саклау органнары аның үзе белән бик җитди кызыксынган һәм кызының туу турында таныклыгында булса да “ата” исемен йөртүчегә, чираттагы тапкыр   суд каршына килеп басарга туры килгән.

Суд  утырышында  хөкем ителүче гаебен таныган, тәүбә иткән, эшкә урнашырга һәм җыелган алиментларын түләүгә керешергә вәгъдә  биргән. Тик, элегрәк берничә тапкыр җаваплылыкка тартылса да,  алименты турында онытуын  исәпкә алып, бу юлы  44 яшьлек лениногорскилының коры вәгьдәсе,  хокук саклау органнары вәкилләрендә ышаныч тудырмаган.

Суд бурычлы кешене гаепле дип тапкан һәм аны 7 айга ирегеннән  мәхрүм иткән.  Хөкем ителүче суд залында сак астына алынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев