Лениногорскилыны Чувашия кешесе алдаган
Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә 20 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итә. Ул мошенниклар корбаны булган.
Ир-егет эшләргә теләк белдерә һәм мессенджерларның берсендә үзенә туры килә торган төркем таба. Аңа каршы “консультант” җавап бирә (ул бу очракта мошенник булып чыга) һәм эш эзләүче ир-егетне хәбәр әйтеп шатландыра. Янәсе әлеге егет ниндидер отышка ия булучылар исемлегенә кергән. Отыш өчен комиссия бәясен түләргә кирәк, дип әйтә теге алдакчы. Егет шатлыктан тиз генә акча күчереп куя.
Шуннан акчалата призны көтә башлый. Тик акчалата приз гына килми, нишләп килсен ди инде. 5 мең сум мошенник кесәсенә кереп утырды бит. Егет алдакчы корбаны булуын белгәч, полициягә хәбәр итә. Оператив-эзләү чарасы барышында полиция хезмәткәрләре шикләнүче кешене тоткарлыйлар. Ул Чувашиядән, 17 яшьлек егет булып чыга. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев