Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилының фатирына ачык тәрәзә аша кергәннәр

Күптән түгел эчке эшләр бүлегенә 21 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итте. Ир-егет сөйләвенчә, билгесез кеше аның фатирына ачык тәрәзә аша кереп, ноутбук урлап чыга.


Ир-ат урамга чыгып киткәч, карак балкон ишеге аша кереп, ноутбукны урлап чыга. Балкон ишеге ябылмаган, ә тәрәзәгә тимер челтәрләр дә куелмаган булган. Фатир күпкатлы йортның беренче катында урнашкан.
Китерелгән матди зыян күләме – 30 мең сум тәшкил итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.


Әгәр җинаятьче корбаны булсагыз, кичекмәстән “02” телефоны буенча полиция бүлегенә шалтыратыгыз.

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев