Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыны мошенниклар банкка бурычлы ясаган

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 52 яшьлек ир кеше үзенең мошенниклар корбаны булуы турында хәбәр иткән.

Бу юлы угрылар әлләни яңа ысул белән мавыгып тормаганнар, ир кешенең  шәхси телефонына шалтыратып, билгесез кешеләр сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә маташа дигәннәр. Билгеле инде, шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Кредит рәсмиләштерү операциясен блокировкага кую өчен, телефонга килгән код саннарын гына әйтергә кирәк булган. Ир кеше әңгәмәдәшенең барлык сүзләренә дә ышанып, ул ни сораган булса – шуларны эшләгән.

Бераз вакыттан соң аңа банктан шалтыратып кредит бурычы барлыгы турында әйткәннәр,  лениногрскилы шунда гына үзенең мошенниклардан алдануын аңлаган. Аның исеменә 30 меңнән артыграк кредит рәсмиләштерелгән булган.

Бүгенге көндә җинаятьчеләрең шәхесен ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләнү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев