Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әлмәтлеләр безнең машиналарны чишендерәләр

Автомобильләрдән әйбер урлау очраклары артты, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте. 22 декабрьгә каршы төндә Суворов урамы, 4 нче йорт янәшәсендә калдырылган машинадан автомагнитола һәм аккумулятор, 23 декабрь төнендә билгесез затлар Шашин урамы, 25 нче йорт ишегалдындагы машинадан бензин урлыйлар. 26 сы көнне Садриев урамы, 56 нчы...

Автомобильләрдән әйбер урлау очраклары артты, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.
22 декабрьгә каршы төндә Суворов урамы, 4 нче йорт янәшәсендә калдырылган машинадан автомагнитола һәм аккумулятор, 23 декабрь төнендә билгесез затлар Шашин урамы, 25 нче йорт ишегалдындагы машинадан бензин урлыйлар. 26 сы көнне Садриев урамы, 56 нчы йорт ишегалдындагы автомобильдән видеорегистратор, антирадар һәм акчалар юкка чыга.
ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган, дүрт әлмәтле утырган машина багажнигында бензинлы канистр, шланг, антирадар, магнитола, дүрт колонка һәм перчаткалар табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машинадан урлыйлар