Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Машинасының дәүләт номерын пленка белән каплаган лениногорскилыга административ җәза бирелде

Транспорт чарасының дәүләт номеры ачык булып күренеп торырга тиеш. Дәүләт номерлары идентификацияләүгә комачаулаучы нинди дә булса материал – пленка яки пластик, яисә башка нәрсә белән капланган машина белән идарә итү– административ хокук бозулар рәтенә керә.

Күптән түгел Лениногорск беренче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан шушындый административ хокук бозу эше каралды.

Суд  каршына басучының шәхси автомобилендә  дәүләт номерлары пленка белән капланган булган. Транспорт хуҗасы үзенең гаебен ничек тә акларга тырышып караган. Машинасының номерларын билгесез кешеләр урлаганнан соң, интернет аша номерларга заказ бирүен әйткән.  Заказын кулына алгач, номерларның пленка белән капланган булуын күрмәгәнлеген белдергән.  Әмма суд тарафыннан аның  үзен аклап китергән дәлилләре кире кагылган. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, машина йөртүче  юлга чыгар алдыннан үз транспорт чарасын тикшерергә тиеш.  

Суд гаепләнүчене РФ Административ хокук бозулар Кодексы 12.2 маддәсенең 2 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапты. Аңа бер айга транспорт чаралары белән идарә итүдән тыю рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев