Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Минзәлә районында, “Киа” һәм “КамАЗ” бәрелешү нәтиҗәсендә, 4 кеше үлгән

Аларның берсе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган Бүген төнге сәгать 1.10да Минзәлә районында, төгәлрәге Мәскәү - Уфа юлының 1101нче чакырымында, "Киа" автомобиле белән идарә иткән 1982 елгы ир-егет, каршы як юлга чыгып, "КамаАЗ" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, "Киа" автомобиле йөртүчесе, шулай ук салондагы пассажирлар - 1979 елгы ир-ат, 1996 нчы елгы...

Аларның берсе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган
Бүген төнге сәгать 1.10да Минзәлә районында, төгәлрәге Мәскәү - Уфа юлының 1101нче чакырымында, "Киа" автомобиле белән идарә иткән 1982 елгы ир-егет, каршы як юлга чыгып, "КамаАЗ" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, "Киа" автомобиле йөртүчесе, шулай ук салондагы пассажирлар - 1979 елгы ир-ат, 1996 нчы елгы ир бала һәм 1974 елгы хатын-кыз җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә. Һәлак булучыларның берсе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.
Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев