Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Мошенниклар яңа спектакль уйный

31 июль көнне Лениногорскида мошенниклык очрагының ике факты теркәлгән. Алар хәзер аеруча "остарган". Үз ниятләренә ирешү өчен нинди генә ысуллар уйлап тапмыйлар. Мошенниклар тарафыннан уйналган беренче спектакльнең корбаны - гап-гади пенсионер хатын. Ир кеше үзен бер шәһәрдән икенчесенә йөк ташу белән шөгыльнүче буларак таныштыра, Лениногорскида әле беренче тапкыр гына икән....

31 июль көнне Лениногорскида мошенниклык очрагының ике факты теркәлгән.
Алар хәзер аеруча "остарган". Үз ниятләренә ирешү өчен нинди генә ысуллар уйлап тапмыйлар. Мошенниклар тарафыннан уйналган беренче спектакльнең корбаны - гап-гади пенсионер хатын. Ир кеше үзен бер шәһәрдән икенчесенә йөк ташу белән шөгыльнүче буларак таныштыра, Лениногорскида әле беренче тапкыр гына икән. Зур күләмдә акча күчерү өчен ашыгыч рәвештә банк картасы кирәклеген әйтеп, моның өчен әбигә 200 мең сум акча вәгъдә итә. Тиз ышанучан пенсионер карчык таныш булмаган кеше белән банкка җыенганда тегенең кесә телефонына шалтыратып, ашыгыч рәвештә зур күләмдә акча кирәклеген әйтәләр. Ир әбине аңа 84 мең акча бирергә күндерә. Аның банк картасының номерын алып, бурычын һәм вәгъдә иткән 200 мең сумны, һичшиксез, күчерәчәгенә ышандырып китеп бара. Тик пенсионер көткән акча гына һаман юк. Ул хәзер дә үзен алдаганга ышанып бетә алмый әле.
Төп рольне мошенниклар уйнаган икенче спектакль шәһәрнең бер туристлык агентлыгында бара. Иң элек ял итү маршруты сайлау нияте белән туроператорга бер ир-ат мөрәҗәгать итә. Бераздан шундый ук сылтау белән аның фикердәше килә. Соңгысы ял итү урынын тиз таба, юллама өчен акчаны хатын килеп түләр, дип саубуллашып китеп бара. Шуннан соң хатыныннан шалтыратулар башлана. Ул түләүне даими рәвештә кичектереп торуны сорый. Нәкъ шул вакытта агентлыкка беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән ир-ат килеп керә һәм юллама өчен акча ышандырган клиент белән подшипник сатып алырга килешкән булуын әйтә. Ул туроператорны матур сүзләр белән юмалап, 15 меңгә подшипник сатып алырга күндерә, әлеге акчаны юллама алучыларның кайтарып бирүенә ышандыра. Корбан клиентсыз да, акчасыз да кала.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге халыкны уяу булырга һәм мошенниклар коткысына бирелмәскә өнди. Теләсә нинди шик булган очракта 02, 2-72-20 телефоннарына яисә ТР Эчке эшләр министрлыгының 8(843) 29-12-002 "ышаныч телефоны"на шалтыратуыгызны сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник