Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Мотоциклчы авариягә юлыккан

17 май көнне Лениногорск - Чирмешән юлының Бәкер авылы тирәсендә Хонда-400 мотоциклында 30 яшьлек ир-ат тизлекне дөрес сайламыйча, юл кырыена төшеп китеп, тимер торбага бәрелә. Ул Чирмешән ягыннан Лениногорскига таба хәрәкәт итә торган булган. Йөртүче үзе белән транспортына документларын да алмаган. Авария нәтиҗәсендә ир-егетнең баш мие селкенә, уң як бот...

17 май көнне Лениногорск - Чирмешән юлының Бәкер авылы тирәсендә Хонда-400 мотоциклында 30 яшьлек ир-ат тизлекне дөрес сайламыйча, юл кырыена төшеп китеп, тимер торбага бәрелә.


Ул Чирмешән ягыннан Лениногорскига таба хәрәкәт итә торган булган. Йөртүче үзе белән транспортына документларын да алмаган. Авария нәтиҗәсендә ир-егетнең баш мие селкенә, уң як бот сөяге сына, сул ботында өзгәләнгән яра, беренче һәм икенче дәрәҗәдәге травматик шок ала. Аны Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә озаталар. 28 яшьлек пассажир да баш мие селкенү диагнозы белән һәм күп төрле тән җәрәхәтләре, арка травмасы белән хастаханәгә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария