Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Наркология диспансерында исәптә торучы лениногорскилыларны суд автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте

Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәр суды шәһәр прокурорының, наркологиядә исәптә торучы берничә кешенең транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктату турындагы дәгъвасы буенча административ эшне карады.

Суд  Лениногорск шәһәре прокурорының административ дәгъвасын канәгатьләндерде, административ җавап бирүчеләрнең  автомобиль белән идарә итү хокукларын туктатты. Шулай ук, суд карары нигезендә, җавапка  тартылучылар машина йөртү таныклыкларын кичекмәстән шәһәр ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга тиешләр.

Соңгы берничә ел дәвамында судлар прокуратура дәгъвалары буенча эчкечелек һәм наркоманиядән интегүче затларга карата идарә хокукыннан мәхрүм итү турында карарларны еш  чыгара башлады. Кагыйдә буларак, мондый суд процессын башлап җибәрү өчен, машина йөртүчеләрне башлап  прокуратура  тикшерә.  Әлеге тикшерү ысуллары да катлаулы түгел: прокуратура  хастаханәнең  табиб-наркологында  исәптә торучы затларның исемлеген ала,  ә аннары әлеге исемлектән ЮХИДИ органнары ярдәме белән машина йөртү таныклыклары булган кешеләрне ачыклыйлар. Әлеге сайлауга эләккән барлык машина йөртүчеләр-транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүгә кандидатлар булып тора.

 

Виталий Слабодин, Лениногорск ЮХИДИ начальнигы:

-Табиб-наркологта исәптә торучы гражданнарның транспорт чаралары белән идарә итү хокукы бирүче таныклыклары булу, юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, чөнки кешенең алкоголь һәм наркотик матдәләргә бәйлелеге, аның үз гамәлләре белән җитәкчелек итү сәләтенә тәэсир итә, үз-үзен тотышын үзгәртә.

«Юл хәрәкәте иминлеге турында» Федераль закон нигезендә, табиб комиссиясе бәяләмәсе нигезендә, транспорт чаралары белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләре булган затлар машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә тиеш.

Владимир Баганов, Лениногорск табиб-наркологы:

- Бүгенге көндә алкогольле бәйлелек буенча наркология кабинетында 817 кеше исәптә тора, шуларның 238се – хатын-кыз һәм 579ы – ир-атлар. Ә наркотикларга бәйле рәвештә исәптә торган 224 кешенең 36 сы – хатын кыз, 188е –  ир-ат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев