Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Наркотик матдәләр белән тотылган лениногорскилы хатын-кызына суд дәваланырга дигән бурыч куйды

Лениногорск суды шушы көннәрдә наркотик матдәләр белән мавыгучы хатын-кызның эше буенча карар чыгарды.

Суд материаллары күрсәткәнчә, лениногорскилы ханым интернет аша наркотик матдәләр сатучы белән элемтәгә кергән һәм алар сату-алу турында килешкәннәр. Сатучы, акча үз исәбенә күчкәч, наркотик матдә-мефедронның кайда яшерелгән булуын лениногорскилы ханыма хәбәр иткән. Наркотиклар салынган пакет шәһәрдәге бер торак йортның подьездына  яшереп куелган булган, ханым тиз генә аны кулга төшерү өчен әйтелгән адрес буенча килеп тә җиткән һәм турыдан-туры полиция хезмәткәрләре белән очрашкан.

Суд, наркотик матдәләр кулланучы хатын-кыз алдына, аның үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә зарарлы булган бәйлелектән дәвалану бурычын куйды.

Шулай ук  ул 6 ай дәвамында төзәтү эшләренә хөкем ителде  һәм хезмәт хакының 5 процентын дәүләткә түләп барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев