Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Наркотик матдәләр өчен лениногорскилыны 6 елга хөкем иттеләр

Әлмәттә наркотик матдә белән тотылган лениногорскилы суд каршына басты.


Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган 36 яшьлек ир кеше «наркотикларны законсыз сатуга омтылу» маддәсе буенча гаепле дип табылды.

Суд  материалларыннан күренгәнчә,  Лениногрскида яшәүче интернетта тыелган матдәләр сату турында мәгълүмат тапкан.  Аннан соң ул үзе белән аралашкан кеше аша,  бу матдәләр сакланган урыннарның  координаталарын алган. Аларның берсе Әлмәттәге бер бакчачылык ширкәтендә булып чыккан.  Шул урыннан Лениногорскида яшәүче 34 граммнан артык мефедрон  барып алган. Наркотикларны ул соңрак сатарга җыенган булган.  Әмма бакча җәмгыятеннән чыккан вакытта җинаятьчене полиция хезмәткәрләре  тоткарлаган.

Суд  гаепләнүчене алты елга катгый режимлы колониягә  хөкем итте.

Әлегә хөкем карары үз көченә кермәгән, дип хәбәр итә республика прокуратурасы матбугат хезмәте, Татарстан Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев