Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Наркотиклар белән мавыгучы лениногорскилы суд эскәмиясенә утырды

Лениногорск суды шушы көннәрдә, интернет-кибеттән законсыз рәвештә наркотик матдәләр сатып алып, шәхси куллану өчен үзендә саклаган җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Суд материалларыннан күренгәнчә, ир кеше моннан берничә ай элек, шулай ук хокук кагыйдәләрен бозып интернет-кибет аша  “үлем белән сәүдә итүчеләрдән” бер грамм күләмдә наркотик матдә сатып алган. Билгеле, кибет үзенең товарын яшерен рәвештә саклый торган урынга китереп куйган һәм  сатып алучының телефонына әлеге урынның кайда булганлыгын, ягъни геолокация урынының координатларын фотосүрәткә төшереп җибәргән.

Лениногорскилы күрсәтелгән урынга барып наркотикларны алган һәм өенә юл тоткан.  Шушының белән  үзенең  кыңгыр эшенә нокта куелды дип тә уйлагандыр,  әмма “без капчыкта ятмый” дигән әйтемне онытып җибәргән: берничә көннән аны исерек хәлдә, шәһәр урамнарының берсендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган. Шәхси тикшерү вакытында аның кесәсеннән наркотик матдәләр табылган.

Хөкем каршына килеп баскач, ир кеше үзенең гаебен тулысы белән танып, үкенүен белдергән.

Суд аны РФ Җинаять Кодексының 228 нче маддәсендәге беренче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 6000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде һәм Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев