Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Нурлат районында эшченең башы өзелгән

Татарстан тикшерү органнары бер эшченең һәлак булуы факты буенча җинаять эше кузгатты, дип "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Щептицкий хәбәр иткән. 26 ноябрь көнне көндез Нурлат районы Төрнәс авылы янында станок-качалканы төзәтү эшләре уздырганда "МехСервис НПО" ҖЧҖнең 47 яшьлек слесарь-төзәтүчесе һәлак булган. Әлеге...

Татарстан тикшерү органнары бер эшченең һәлак булуы факты буенча җинаять эше кузгатты, дип "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Щептицкий хәбәр иткән.


26 ноябрь көнне көндез Нурлат районы Төрнәс авылы янында станок-качалканы төзәтү эшләре уздырганда "МехСервис НПО" ҖЧҖнең 47 яшьлек слесарь-төзәтүчесе һәлак булган. Әлеге факт буенча югарыда телгә алынган идарәнең Нурлат районара тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсе 2 нче өлешендә каралган (анда хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозудан саксызлык буенча кеше үлеменә китерү турында сүз бара) җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү версиясе буенча, вышка-качалкада 2 эшче төзекләндерү эшләре алып барган. Шул ук вакытта вертикаль торган каршы авырлык (противовес) белән шатун беркетелмәгән булган. Җайланмаларның берсен кувалда белән бәреп чыгарган вакытта шатун хәрәкәткә килгән, шуннан эшчеләрнең берсе читкә сикереп өлгергән, икенчесенең башы өзелгән.

Хәзерге вакытта шушы хәлнең бөтен нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X